news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Ел укытучысы» Арман Костанян: Мин эшемнән «кайф» алам

Татарстанның «Ел укытучысы» Арман Костанян: Мин эшемнән «кайф» алам
Владимир Васильев

Казанда республикакүләм «Ел укытучысы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды. «Ел укытучысы» исеменә быел Иннополис лицеенда математика укытучысы Арман Костанян лаек булды. «Укытучы булу – ул «круто», – диде ул җиңүеннән соң журналистларга.

«Укучыларым олимпиадаларда призлы урыннар ала башлагач, миндә горурлык барлыкка килде. Укучыңның җиңүен, уңышын күрә – иң мөһиме. Укытучы булырмын, дип уйламаган идем. Хәзер мин ул мөмкинлеккә чиксез шат, чөнки балалар белән эшләүдән рәхәтлек, «кайф» алам», – диде җиңүче.

Арман Костанян укытучы булып алтынчы ел эшли. Ул өч ел элек бәйгенең «Педагогик дебют» номинациясендә җиңгән булган. Арман бәйгене «тәҗрибә уртаклашу мәйданы» дип атады.

«Бәйге – бөтен мәгълүматны губка кебек сеңдерү мәйданы, чөнки монда төрле квалификацияле, төрле фән укытучылары катнаша. Беренчедән, илһамланасың, икенчедән, ничек башкача эшләп булуын өйрәнәсең. Тәҗрибә уртаклашу өчен шәп мәйдан», – диде ул.

Арман Костанян замана укытучысы турында фикерләре белән бүлеште.

«Иң мөһиме – без балаларга кызыклы булган әйберләрдән читләшергә тиеш түгел. Гадәттә, смартфон, интернет вакытны күп ала. Безнең бурыч – аларны дөрес итеп куллануны күрсәтү. Хәзер гади укытучы булу гына җитми, замана укытучысы булырга кирәк», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100