news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республикакүләм «Ел укытучысы» бәйгесендә Иннополис лицее укытучысы җиңде

Казанда республикакүләм «Ел укытучы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Республикакүләм «Ел укытучысы» бәйгесендә Иннополис лицее укытучысы җиңде
Владимир Васильев

Республикакүләм «Ел укытучысы-2023» бәйгесендә Югары Ослан районы Иннополис лицеенда математика укытучысы Арман Костанян җиңү яулады.

«Оскар» премиясендәге кебек бар кешегә рәхмәт әйтәм. Беренче чиратта безнең лицей командасына зур рәхмәт, чөнки бөтен төрле бәйге, ярыш – ул команда хезмәте. Миңа бирелгән җаваплылыкны аклармын, дип өметләнәм. Балаларга укытучы һөнәренең текә булуын аңлатырга тырышачакмын», – диде җиңүче.

Икенче урынга Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина лаек булды. Өченче урында – Буа районы Кият авылы мәктәбендә математика укытучысы Екатерина Шәвәлиева.

«Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабы лауреатлары – КФУның IT-лицеенда химия укытучысы Екатерина Массарова, Чаллының 33 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Урманчеева.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100