news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Безнең төбәк тарихы» дәреслеге Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган

Татарстанның «Безнең төбәк тарихы» дәреслеге Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов академиянең структур бүлекчәләренең уңышлары белән уртаклашты: 5-7 сыйныфлар өчен «Безнең төбәк тарихы» төбәк дәреслеге экспертлар тарафыннан Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган. Әлеге дәреслекне Тарих институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән әзерләгән.

«Безнең төбәк тарихы» туган якны өйрәнү курсын укучылар 1 сентябрьдән өйрәнә башлаячак. Аңа төбәк тарихының борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәрге чорлары керә, «Татарлар һәм Идел буеның башка халыклары Ватанга хезмәт итә» бүлеге кертелгән. Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең мөһимлеген исәпкә алып, Фәннәр академиясе «Татарлар Ватанга хезмәттә» фәнни программасын тормышка ашыра. Ул татар халкының Россия дәүләте чикләрен саклауга керткән өлешен ачарга тиеш», – диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Әлеге проект буенча фәнни-популяр эшләр, документлар җыентыгы басылып чыккан, халыкара һәм Россия фәнни конференцияләре үткәрелгән.

Рифкать Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан апрельдә «Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» Халыкара фәнни форумы, «Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның хезмәт батырлыгы» фәнни семинары һәм «Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда Совет Язучылары» түгәрәк өстәле узачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100