news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның барлык сайлау участоклары чыбыклы телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән

Татарстанның барлык сайлау участоклары чыбыклы телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасында барлык сайлау участоклары чыбыклы телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән. Бу турыда Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Без республиканың барлык сайлау участокларын чыбыклы телефон элемтәсе белән тәэмин иттек. Моннан тыш, «Мобиль сайлаучы» сервисы уңышлы эшли. Аның ярдәмендә 43 меңгә якын кеше яңадан теркәлгән. Бүгенге вакытта Татарстандагы Сайлау участокларында 13 меңнән артык күзәтүче хезмәт куя», – дип белдерде Кондратьев.

  • Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне үткәрелә. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар бара. Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнаша, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм 2,6 меңнән артык үз-үзен тәкъдим итүчеләр теркәлгән.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot