Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы сайлауларда журналистлар саны буенча рекорд куелган
Бүген узучы Татарстан Рәисен, шулай ук төбәк һәм муниципаль депутатларны сайлауларны яктырту өчен аккредитация узган журналистлар саны буенча яңа рекорд куелган. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үтте.
«Татарстанда сайлауларда бүген 94 федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чарасы эшли, 470 журналист аккредитацияләнгән. Бу республика өчен рекорд. Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә сайлауларның ачыклыгы һәм легитимлыгы стандарты янә бер мәртәбә расланыр», – дип ассызыклады Андрей Кондратьев.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 алып 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика муниципалитетларында сайлау көне уңаеннан төрле вакыйгалар бара, чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Актаныш технология техникумында урнашкан Сайлау участогына озак еллар Актаныш районы территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары булып эшләгән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Вәлиев исеме бирелгән. Анда каһарманның якыннары да катнашкан, кызы Алёна беренче тапкыр сайлауда катнашкан.
- «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында шулай ук 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталган марафон бара, ул 22:00 дә тәмамланачак. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтәләр. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз