Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә булган ватандашлар да Татарстан Рәисе һәм депутлар өчен тавыш бирә ала
Ил башкаласы Мәскәүдә дә Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлау участогы ачылган. Ул бүгенге көндә башкалада булган республика гражданнары өчен булдырылган. Бу хакта Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте һәм әлеге участоктан туры элемтә аша сөйләшү булды.
«Сайлау участогы Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге территориясендә иртәнге 7.00 сәгатьтә Россия гимны белән ачылды. Бу матур һәм тантаналы күренеш булды. Монда сайлау комиссиясе әгъзалары да, күзәтүчеләр дә катнаша. Барлык шартлар да тудырылган», - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов.
Ул аңлатып узганча, участокка сайлаучылар килә башлаган инде, әмма аларның күпләп килүе төшке ашка якынрак вакытта көтелә.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Татарстан Рәисе булырга дүрт кандидат дәгъва итә: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР). Муниципаль сайлауларда рекордлы санда катнашучылар теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз