news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Әгерҗе районы үз рекордын узып, -51 градус салкынны теркәде

Татарстанның Әгерҗе районы үз рекордын узып, -51 градус салкынны теркәде

Әгерҗе районында термометр баганалары -51 градус салкынны теркәгән. Бу хакта Тирсә авылында яшәүче Гөлназ Ягъфәрова хәбәр итте.

Бер көн элек Бимә авылында иртәнге сәгать 8дә -49 градус теркәлгән иде. Фотосурәтне Бимә авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов күрсәтте.

Район башлыгы Ленар Нургаянов аномаль салкыннар сәбәпле, әгерҗелеләргә мөрәҗәгать итте. Үз язмасын ул телеграм-каналда чыгарган.

«Синоптиклар фаразлавынча, салкын һава торышы сишәмбегә кадәр сакланачак. Моңа игътибарлы булыгыз. Иминлек кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз, балаларга һәм өлкәннәргә аерым игътибар бирегез. Бик кирәк булмаса, ерак юлларга чыкмагыз. Үз-үзегезне саклагыз!»— дип язган башлык.

Аның кушуы буенча коммуналь һәм җаваплы хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчкән. Барлык пар казаннары биналарында инженер-техник персонал, авария бригадаларыннан кизү оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республикага килгән аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. 9 һәм 10 декабрь төнендә һәм иртән төбәк территориясендә һава температурасы -30дан -35 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр көчле салкыннар фаразлана.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга салкыннар сәбәпле җылырак киенергә киңәш иткән иде. Моннан тыш, Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ул торак-коммуналь хуҗалыгы объектларының эшен контрольдә тотуны арттырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100