news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -40 градус салкыннар сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Республикада аномаль салкыннар булу сәбәпле, Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Төнлә һәм иртән 9-10 декабрьдә төбәк территориясендә һава температурасы -30..-35 градус була. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда урыны белән -40 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Шимбә һәм якшәмбе көндез Татарстан территориясендә һава температурасы -21..-26 градус, ә республиканың төньяк һәм көнчыгышында -30 градус фаразлана.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, салкыннар сәбәпле, республикада яшәүчеләргә җылырак киенергә киңәш иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot