news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның яшь уйлап табучылары Балидан өч алтын медаль алып кайтты

Яшь уйлап табучыларның халыкара күргәзмәсендә 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Яшь уйлап табучыларның V халыкара күргәзмәсендә Казан, Чаллы, Яшел Үзән мәктәпләре укучылары 12 алтын медальнең өчесен яулый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара International Young Inventors Award (IYIA — 2018) бәйгесендә Россияне 6 яшьтән 19 яшькә кадәрге 17 уйлап табучы тәкъдим иткән.

Алтын медальләрне - Казандагы 145нче лицейдан 11 сыйныф укучысы Ксения Беляева, Чаллыдагы 41нче урта мәктәптән 8 сыйныф укучысы Индира Кәлимуллина һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицейдан 10 сыйныф укучысы Инсаф Сәлахов яулаган. 

  • Ярышлар сентябрь ахырында Бали утравында уза. Ярышларны Уйлап табучылар ассоциациясе халыкара федерациясе (IFIA) ярдәмендә Индонезия уйлап табучылары ассоциациясе (INNOPA) оештырган. Анда 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot