Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның яңартылган Милли китапханәсенә сентябрь аенда 500 яңа китап укучы язылды
Хәзерге вакытта яңартылган бина буенча бушлай экскурсияләр үткәрелә, аннан соң теләүчеләр китап укучы билетын ала алалар.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның яңартылган Милли китапханәсенә сентябрь аенда 500 яңа китап укучы язылды. Хәзерге вакытта яңартылган бина буенча бушлай экскурсияләр үткәрелә, аннан соң теләүчеләр китап укучы билетын ала алалар. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Милли китапханәсенең Пушкин урамындагы 86 йорт адресы буенча урнашкан бинага күчүе дәвам итә. Бүгенге көндә китап укучылар каталогларын күчерү һәм урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә.
Каталогларда китапханә фондларында җыелган барлык китаплар турында мәгълүмат саклана. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каталоглары 2,5 мең каталог тартмасында урнаштырыла. Һәм бу бары тик укучылар алфавиты һәм системалы каталоглар гына.
«Каталогларны күчерү буенча эш бик җаваплы һәм зур игътибар таләп итә», — диделәр бина хезмәткәрләре.
Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы китапханәдә йөргән вакытта уку һәм күргәзмә заллары, фойеда сәнгать инсталляциясе һәм бина террасасыннан ачыла торган күренешне бәяләргә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Моннан тыш, яңартылган китапханә мөмкинлекләре сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Биредә күтәрткечләр, лифтлар, пандуслар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз