news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә

Экскурсияләр кешеләр саны егерме биштән артмаган төркемнәрдә үткәреләчәк.

Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә
Михаил Захаров

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында, китап фондларын бирегә алып килгәнче, экскурсияләр оештырылачак. Бу хакта ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Китапханә фондларын Пушкин урамындагы 86нчы йортка күчергән вакытта Татарстанда яшәүчеләр һәм республика кунаклары ачык экскурсияләргә рәхим итә алачак», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Китапханә тарихын һәм яңартылган мәдәният учреждениесе презентациясен кунакларга Милли китапханә директоры урынбасарлары Тәбрис Яруллин һәм Лилия Җәләлова тәкъдим итәчәк. Китапханә белән танышкан вакытта уку һәм күргәзмә залларын, фойедагы сәнгать инсталляциясен һәм бина террасасыннан ачылган күренешне бәяләп булачак.

Беренче экскурсияләр алдан теркәлү буенча 1 сентябрьдә 16.00-19.00 сәгатьтә үтәчәк. Экскурсиягә китапханәнең рәсми сайтында язылырга мөмкин.

Октябрь аенда теләгән һәркем китапханәдә алдан бирелгән заказ буенча классик уку залында шуның белән эшләү өчен китап алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100