news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Яңа Чишмә районында терлекләрнең котыру чире карантины бетерелгән

Чикләүләр 2 июньдә кертелгән булган.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның Яңа Чишмә районында хайваннарның котыру чире карантины ябылган. Бу турыдагы указга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы — республиканың Пермьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Яңа Чишмә авыл җирлеге һәм Яңа Чишмә авылының Горький урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, аларның иминсезлеге сәбәпле кертелгән чикләү чараларын (карантинны) бетерергә», — диелгән документта.

Карантин котыру чиренә бирешүчән соңгы хайванның үләксәсе юкка чыгарылган көннән 60 көн узуы һәм профилактик чаралар уздырылу белән бәйле рәвештә бетерелгән. Чикләүләр 2 июньдә кертелгән иде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның Арча районы Апаз авыл җирлеге территориясендә терлекләрнең котыру чиренә каршы карантин кертелүе турында хәбәр иткән иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100