news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Арча районының Апаз авылында хайваннарның котыру авыруы буенча карантин кертелде. Әлеге указны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы — ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», — диелә документта.

Авыру Апаз авылы җирлегенә кергән Хәсәншәех авылы янындагы «Ватан Агрофмирасының» ындыр табагында ачыкланган. Монда авыру терлекләрне дәвалау, маллар алып кайту, алып китү һәм мал үләксәләреннән тире салдыру тыела. Моннан тыш, терлекләрне караучы һәм авыру чыганакларын бетерүче белгечләрдән тыш, бу территориягә чит кешеләрнең керүе тыела.

Апаз авылы җирлегендә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм малларны күчерү, туплау буенча башка чаралар уздыру, шулай ук зоопарклар өчен хайваннар аулау тыела.

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң һәм барлык тиешле чараларны уздырганнан соң 60 көн узгач бетереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100