news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле өлкә татарларын борчыган мәсьәләләрне күтәрде

Өлкә Губернаторы урынбасары сүзләренчә, өлкәнең Мәгариф, Мәдәният һәм Спорт министрлыкларына тиешле күрсәтмәләр биреләчәк.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашуда Татарстанның Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов өлкә татарларын борчыган сорауларны җиткерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйдәр Гыйльфанов сүзләренчә, хәзерге вакытта уку йортларын татар телендәге уку-методик әсбаплар белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Мәктәп китапханәләрендә уку программасында каралган матур әдәбият җитешми.

Шулай ук ул белем бирү йортларында этномәдәни белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче структур бүлекчә кирәклеген җиткерде. Моннан тыш, этномәдәни чараларны уздыруда ярдәм кирәклеге дә әйтелде.

Хәйдәр Гыйльфанов шулай ук түләүсез нигездә социаль-мөһим чаралар уздыру өчен бина кирәклеген дә хәбәр итте. Авыл клубларын төзекләндерү, яңаларын төзү мәсьәләсе, спорт һәм яшьләр сәясәте юнәлешләрендә дә хәл итүне таләп итә торган проблемалар бар.  

Губернатор урынбасары Павел Креков очрашуда күтәрелгән барлык мәсьәләләр буенча да кирәкле күрсәтмәләр биреләчәген әйтте. Аның сүзләренчә, өлкәнең Мәгариф, Мәдәният һәм Спорт министрлыкларына тиешле күрсәтмәләр биреләчәк.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100