ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Милли шура рәисе Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эшен уңай бәяләде

2 ноябрь 2018, 16:09 , Фото: tatar-congress.org

Милли шура рәисе Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эшен уңай бәяләде Мәчеттә дин нигезләре өйрәтелә, татар теле дәресләре укытыла.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге мәчет эше белән танышты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары Пышма шәһәрендәге мәчеттә кунакларны Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Артур хәзрәт Мөхетдинов каршы алды.

Мәчеттә Мәскәү мөфтияте тарафыннан расланган программа буенча ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Балалар өчен җәйге лагерьлар оештырыла, шулай ук биредә иганәчелек эше оештырылган.

Мәчеттә татарча дини китаплар сатыла, татар теле дәресләре укытыла. Мөфти Милли шура рәисенә Свердловск өлкәсендә яшәүче мөселманнар тормышы турында сөйләде, мәчеттә экскурсия уздырды.

Искәртеп үтәбез, Югары Пышма шәһәрендә яшәүче 70 мең кешенең 6 меңе - татарлар.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердловск өлкәсендә эшлекле сәфәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10