news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Кукмара районы тәүлегенә 250 тонна сөт саву чигенә җитте

Район башлыгын һәм авыл хезмәтчәннәрен Марат Әхмәтов котлады.

Татарстанның Кукмара районы тәүлегенә 250 тонна сөт саву чигенә җитте
agro.tatarstan.ru/

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Кукмара районы җитештерүчеләре сөт саву күләме буенча яңа үрләр яулады. 2018 елның 13 июненә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары 250 тонна сөт җитештергән. Бу бер сыерга тәүлегенә уртача 21,9 килограмм дигән сүз.

Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев адресына авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәтен бәяләп һәм рәхмәт җиткереп телеграмма юллады.

Телеграммада: “Тәүлегенә 250 тонна сөт саву – бу тарихи казаныш. Ул тармак белгечләренең тырыш хезмәте, терлекләрне тоту һәм ашатуда инновацион технологияләрне кертү бәрабәренә мөмкин булды. Һәр көнне 60 тонна сөт җитештерүче Вахитов исемендәге хуҗалык, 38,3 тонна җитештерүче “Урал” , 29,5 тонна сөт җитештерүче “Асанбаш-Агро”җәмгыятьләре күрсәткечләре зур соклану тудыра. “Восток”, “Новая жизнь” җәмгыятьләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар темпларны арттыра.
Мин ышанам, районның сәнәгать сөт комплексларын булдыруда яуланган курс яңа үрләр – тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерү мөмкинлеген бирәчәк”, - диелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100