news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күп функцияле үзәгендә югалган документларны кайтару бюросы эшли

“Табылган документлар бюросы” “Минем документлар” офисларында тугызынчы ай эшли.

Татарстанның күп функцияле үзәгендә югалган документларны кайтару бюросы эшли
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Күп функцияле үзәкнең һәр офисында узган елдан башлап “Табылган документлар бюросы” эшли. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Халыкка кирәк булган өстәмә сервис буларак күп функцияле үзәкнең һәр офисында “Табылган документлар бюросы” эшли. Кешеләр кемдер югалткан яки онытып калдырган документларны якында урнашкан теләсә кайсы күп функцияле үзәккә алып килә ала. Документларны кабул итәчәкләр, исемлеккә кертәчәкләр һәм оешманың колл-үзәгенә югалту турында мәгълүмат бирәчәкләр. Документын югалткан кеше колл-үзәккә шалтыратып, үзенең югалган документы турында сорый ала”, - диде ул.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100