ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җиңү көненә Татарстанның күп функцияле үзәгендә Татарстан ветераннары исемлеген төзиләр

12 февраль 2019, 18:47 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Җиңү көненә Татарстанның күп функцияле үзәгендә Татарстан ветераннары исемлеген төзиләр 9 Май бәйрәменә кадәр республика халкы, “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бушлай зур фотографияләр чыгара алачак.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының күп функцияле үзәк хезмәткәрләре Җиңү Көненә Татарстан ветераннары исемлеген төзи. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Тагын бер яңалык булып Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеген – “Үлемсез полк”ны булдыру тора. Республика халкы “Минем документлар” үзәкләренә фотографияләр һәм туганнары, ягъни сугыш ветераннары турында мәгълүматлар алып килә ала. Мәгълүматлар исемлеккә кертелә, ә инде 9 Май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бушлай зур фотографияләр чыгару мөмкинлеге тудырылачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10