news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике театры заманча драматургия фестивалендә катнаша

“Коляда-Plays” Халыкара заманча драматургия театр фестивале быел Екатеринбургта 5-15 ноябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике татар дәүләт театры “Коляда-Plays” Халыкара заманча драматургия театр фестивалендә катнаша. Болар – Чаллы татар дәүләт театры һәм Буа дәүләт театры. Афиша фестиваль үткәрелә торган «Коляда-Театр» сайтында урнаштырылган.

6 ноябрьдә Чаллы театры “Коляда-Plays” фестивалендә башкорт драматургы Әнгизә Ишбулдинаның "Зәңгәр томан артында" спектаклен күрсәтәчәк. Бу - Чаллы театрының үткән театр сезоны азагында чыгарылган премьерасы. Пьесаны Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән.

14 ноябрьдә Буа дәүләт театры рус драматургы Валерий Шергин пьесасы буенча яшь режиссер Тимур Кулов куйган «Концлагерьчылар» спектаклен тәкъдим итә.

  • “Коляда-Plays” Халыкара заманча драматургия театр фестивале быел Екатеринбургта 5-15 ноябрь көннәрендә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100