news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның дүрт районында машина-трактор паркы язгы чәчүгә әзер түгел

Апас, Югары Ослан, Мамадыш, Кукмара районнары язгы чәчү кампаниясенә техникаларны әзерләп бетермәгән.

Татарстанның дүрт районында машина-трактор паркы язгы чәчүгә әзер түгел
Александр Эшкинин

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның дүрт районында машина-трактор паркы язгы чәчүгә техникаларын әзерләп бетермәгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Язгы кыр эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 600 чәчү комплекслары катнашачак”, – диде урынбасар.

Шул ук вакытта машина-трактор паркының әзерлеге һәм чәчү агрегатларының төзеклеге буенча тәнкыйтькә эләккән районнар да бар.

“Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай районнары техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча үрнәк районнар булып тора. Ә менә Апас районында бүгенге көндә 200дән артык трактор чәчүгә әзер түгел. Югары Ослан районында шулай ук 90 берәмлек техниканы көйләп бетерәсе бар. Мамадышта 70тән артык, Кукмарада 63 данә техника эштә түгел”, – диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100