Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша
Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна сөт савыла. Бу бер сыерга 13,8 кило сөт туры килә дигән сүз.
Сөт җитештерүдә алдынгы районнар - Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба. Әйтик, Кукмарада 237, Сабада 149 тонна сөт савыла.
Республиканың дүрт районы, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, калышып бара. Мисал өчен, Буа районы 11,4 тонна сөт сава. Бу – узган елдан 15,6 процентка кимрәк. Апас районы (8,9 тонна), узган ел нәтиҗәләреннән 14,7 процентка артта. Кайбыч районы 6,7 тонна сөт савып алып, былтыргы күрсәткечләрдән 12,8 процентка калыша. Ә иң зур сикереш Минзәлә районында. Бүген биредә 8,8 тонна сөт савалар. Бу – узган ел белән чагыштырганда 22,1 процентка азрак дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз