Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш эпидемиологы кызамыктан соң булган өзлегүләр турында сөйләде
Хәзерге вакытта кызамык белән авырган ике балага инфекция йогу чыганагын ачыклыйлар.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кызамык үлемгә, инвалидлыкка, җитди өзлегүләргә дә китерергә мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтте.
- Яр Чаллыда ике бала кызамык белән авырган. Малайга 7 ай, ул прививка ясату яшенә җитмәгән. Ә 1 яшь 8 айлык кызга, әни-әнисе каршы булганга, вакцинация үткәрелмәгән.
Наталья Ивойлова әйтүенчә, балалар төрле гаиләләрдән. Алар үзара бәйле түгел. “Без бу балаларны кызамык белән авырган берәр кеше белән котактта булгандыр дип фаразлыйбыз. Аларның икесе дә бер үк вакытта ничек авырганын ачыкларга телибез. Кемнәр белән аралашканнары турында сораштырабыз”, - диде белгеч.
Наталья Ивойлова әйтүенчә, кызамык организмга тиз арада тәэсир итеп, үлемгә дә китерергә мөмкин. Үлем булмаса да, ахыры авыр өзлегүләр белән тәмамлануы ихтимал. Хәтта менингоэнцефалитка кадәр җитүе мөмкин. “Кеше “яшелчә” булып кала”, - дип аңлатты белгеч. Кызамыктан, нигездә, йөрәк-тамыр системасына һәм бөерләргә зыян килә. Кызамыкның менә шул тиз арада бәрә торган формасы куркыныч, ди табиб.
“Хәзер ата-аналар арасында прививкалардан баш тарту тенденциясе күзәтелә, шул рәвешле, балаларны авыру куркынычына дучар итәләр. Әле 5 ел элек без Россия Федерациясе территориясендә кызамык бетте дип сөйли идек. Бик сирәк очраклар гына чыккалый иде. Хәзер, кызамыкка каршы прививкалардан баш тартучылар һәм миграция арту сәбәпле, алай дип әйтә алмыйбыз. Чит илләргә чыгучылар безгә кызамык алып керергә мөмкин. Кызамыкка каршы прививкасы булмаганнар, бу чир белән авырмаганнарның безгә башка илләрдән инфекция кертү куркынычы зур. Прививкасы булмаган балалар кызамык белән авыруга дучар ителә дигән сүз”, - дип аңлатты Н.Ивойлова.
Табиб сүзләренчә, кызамык температура күтәрелүдән, гадәти ОРВИ кебек билгеләрдән башлана. “ОРВИ булганда, үз белдегегез белән дәваланасы түгел, табибка мөрәҗәгать итегез дип шуңа күрә әйтәбез дә инде. Йогышлы авыруларның күбесе гадәти ОРВИ кебек башлана. Аннары гына башка билгеләре пәйда була. Башта температура, хәлсезлек, салкын тигән кебек тоела. Ике-өч көн тамак авыртып торырга мөмкин. Аннары тәнгә тимгелләр чыга, күзләр кызарып, утка карый алмый башлый”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз