news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл хуҗалыгы илкүләм рейтингында бер позициягә түбән төшкән

Идел буе федераль округында без беренче, ил буенча дүртенче урында барабыз, диде Марат Әхмәтов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы илкүләм рейтингында бер позициягә түбән төшкән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның авыл хуҗалыгы илкүләм рейтингында бер позициягә түбән төшкән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

“Ил буенча дүртенче урында барабыз, Белгород өлкәсе безне узып китә алды. Идел буе федераль округында без авыл хуҗалыгы продукциясе буенча тотрыклы рәвештә беренче урында торабыз. Уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләренең 10 процентында без икеләтә артык продукция алабыз”, - диде Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегенә бәяләр һәм һава торышы шартлары нык тәэсир итә, диде министр. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының тулаем продукция күләме 2018 елда 376 млрд сум, ягъни Татарстан Республикасы тулай төбәк продуктының (ВРП) 13,3 процентын тәшкил итә. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате – 160 млрд сум, авыл хуҗалыгы – 216 млрд сум.

“Татарстан Россия авыл хуҗалыгы җирләренең 2,3 процентын куллана, шул ук вакытта республика өлешенә илдә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2 проценты туры килә. 2018 елда акчалата табыш 100 млрд сумнан артып китте, керем - 8 млрд сумга якын һәм табыш - 9,5 процент”, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100