news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның автоузышчылары үтеп баручы елга нәтиҗә ясады

Автомотоспорт сезоны ябылуга багышланган чарада Татарстан Президенты аеруча зур казанышларга ирешкән спортчыларны бүләкләде.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә республикада 2016 елның автоспорт сезонын ябуга багышланган тантанада катнашты. Анда узып баручы сезонга нәтиҗә ясалды, иң яхшы спортчылар билгеләп үтелде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Шулай ук бу чарада Татарстан вице-премьеры – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстаның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Камаз-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстанның Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан автоспорт пилотлары һәм ветераннары катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда автомобиль спорты актив рәвештә үсүен искәрткән. Татарстан Президенты беренче чиратта “Камаз-Мастер” командасы уңышларын телгә алган. “Тиздән Чаллы экипажы мөһим узышларда катнашачак. Ул – “Дакар-2017 һәм “Африка Эко Рейс” ралли-рейдлары. “Камаз-Мастер” халыкара узышларда Россиянең спорт һәм халыкара абруен яклый. Шуңа күрә без спортчыларыбызга зур өметләр баглыйбыз”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ул үзе автомобиль спортын бик ярата. “Кызганычка, вакыт җитмәү сәбәпле, мин спорт машинасы руленә сирәк утырам”, – дигән ул.

Автомобиль спортының 21 нче сезоны тәмамлануы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов аның нәтиҗәләре буенча Татарстан командалары дәрәҗәле бүләкләргә ирешүен дә әйткән. “Алга таба да Татарстан маркасын лаеклы күтәрергә кирәк. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар. Республикада ралли-кросс һәм кышкы трек узышлары, шоссе-боҗра трассасы бар. Булдыра алганча бу спорт төрләренә ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырган Президент.

Рөстәм Миңнеханов республикада автоспортны бөтен дәрәҗәдә дә үстерү мөһимлеген искәрткән. “Яшьләрне картинг-клубаларга җәлеп итәргә, эзлекле рәвештә җитди юнәлешләрне үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк”, – дип белдергән ул.

Рөстәм Миңнеханов аеруча зур казанышларга ирешкән автоузышчыларга һәм спорт әһелләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100