Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары төзеләчәк
Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүлеп бирелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыру максатыннан, Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары ачылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
“Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген җайга салу өчен, район үзәкләрендә агросәнәгать парклары ачарга җыенабыз. Беренчесе – Зәйдә булачак, аның планы инде әзер”,– диде Марат Әхмәтов.
Мини агропаркларны финанслау өчен бюджеттан 90 млн сум акча бүленәчәк. Сәүдә паркы өчен җир бүлү, коммуникацияләр уздыру эшләрен муниципаль районнар башкарырга тиеш булачак.
Районнарда төзелгән агросәнәгать парклары авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары идарәсенә тапшырыла.
"Татар-информ" алданрак хәбәр иткәнчә, Марат Әхмәтов Татарстанга сөт мәсьәләсен җайга салу өчен вакыт кирәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз