news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлеке саклау ысуллары өйрәнелгән

Төп шартларның берсе – телне һәм гореф-гадәтләрне көнкүрештә куллану.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре республикадан читтә яшәүче татарларның ни рәвешле милли үзенчәлекне саклап калуларын ачыклаган.

Беренчедән, милли үзенчәлекләрне саклау өчен, татар телен көнкүрештә куллану кирәк. Икенчедән, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үтәү. Өченчедән исә үзешчән сәнгать коллективларының иҗат итүе.

Моннан тыш, татарлар күпләп яши торган урыннарда татар мәдәнияте үзәкләре эшләү, мөселманнар җәмгыяте һәм мәчетләр булу, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга җирле хакимиятнең уңай карашы һәм ярдәм итүе, мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә Татарстан белән элемтәләр булу, дип белдерделәр бүген Татарстан Фәннәр академиясендә узган чарада. Ул “Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр", "Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары" "Казахстан татарлары" энциклопедияләрен тәкъдим итүгә багышланган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100