news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларның яртысыннан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанлыларның яртысыннан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

26 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең 51 проценты гриппка каршы вакцинация ясалган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әле бераз вакцина бар. Шикләнгән яки вакцинацияне кичектергән кешеләр гриппка каршы прививка ясатып өлгерә ала», - диде спикер.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бер атнада 114 кеше грипп йоктырган, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot