news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атна эчендә Татарстанда 114 кеше грипп йоктырган

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта. Узган атнада 114 очрак теркәлгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хәл үзгәрә – грипп белән авыручылар саны атна саен арта бара. 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәктәпкә кертелмәде», – диде спикер.

Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атнадагы дәрәҗәдән 11 процентка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot