news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән

Республикага кертелгән 153 тонна иттә кош гриппы вирусы табылган.

Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Рамиль Гали

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанга Пенза өлкәсеннән кош гриппы вирусы йоктырган 153 тонна кош ите кертелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат чарасында билгеле булды.

“Инфекцияле ит республикага "Пензамолинвест" компаниясе аша кертелгән. Бәхеткә, инфекцияле партияне тиз арада ачыкладык. Бу эштә безгә “Меркурий” системасы ярдәм итте”, - диде Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов.

  • “Меркурий” системасы авыл хуҗалыгы продукциясен электрон ветеринария-озату документы белән сату хокукы бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot