news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга курортлардан ничә кешенең коронавирус йоктырып кайтуы билгеле

Узган атнада Кырым һәм Сочидан алып кайткан берәр инфекция очрагы теркәлгән.

Татарстанга курортлардан ничә кешенең коронавирус йоктырып кайтуы билгеле

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Соңгы тәүлектә коронавирусны читтән йоктырып кайтуның 14 очрагы теркәлгән, шуларның икесе — Кырымнан һәм Сочидан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Соңгы атнада башка илләрдән һәм төбәкләрдән коронавирус йоктырып кайтуның 14 очрагы булды, өстәвенә Кырымнан һәм Сочидан берәр очрак теркәлде. Бу - ял итеп кайткан гражданнар», — диде Любовь Авдонина.

Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән. Ике очрак Кырымда ял итеп кайтучыларда һәм 4 очрак Краснодар крае яр буйларында ял итүчеләрдә расланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер тәүлек эчендә Татарстанда 28 яңа инфекция очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot