news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган

888 кеше медицина күзәтүе астында кала.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов).  Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 28 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авдонина сүзләренә караганда, 888 кеше медицина күзәтүе астында кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан тәүлек эчендә республиканың 32 кешесе дәваланды, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot