Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга курортлардан ничә кешенең коронавирус йоктырып кайтуы билгеле
Узган атнада Кырым һәм Сочидан алып кайткан берәр инфекция очрагы теркәлгән.
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Соңгы тәүлектә коронавирусны читтән йоктырып кайтуның 14 очрагы теркәлгән, шуларның икесе — Кырымнан һәм Сочидан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Соңгы атнада башка илләрдән һәм төбәкләрдән коронавирус йоктырып кайтуның 14 очрагы булды, өстәвенә Кырымнан һәм Сочидан берәр очрак теркәлде. Бу - ял итеп кайткан гражданнар», — диде Любовь Авдонина.
Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән. Ике очрак Кырымда ял итеп кайтучыларда һәм 4 очрак Краснодар крае яр буйларында ял итүчеләрдә расланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер тәүлек эчендә Татарстанда 28 яңа инфекция очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз