Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда зыян килгән элемтә линиясен төзәткәннәр
Татарстанда «Царево» торак комплексы янында магистраль җепселле-оптик элемтә кабелен кабат торгыздылар, аның өзелүе аркасында Россиянең 21 төбәгендә интернет акрынайган иде. Бу хакта «Ростелеком»га сылтама белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Чит оешма җир эшләре башкарган вакытта кабельгә зыян килгән. Проблеманы 21:00 сәгатькә кадәр бетерү планлаштырылган иде.
«Сигнал дәрәҗәләре тикшерелде, магистраль кабельдәге зыян бетерелде», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз