news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда магистраль үткәргеч өзелү сәбәпле, Россиянең 21 төбәгендә интернет акрынайган

Татарстанда Теләче – Яңа Тура участогында магистраль кабель өзелгән. Нәтиҗәдә, Россиядәге 21 төбәк территориясендә интернет акрынаю күзәтелә. Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 3,8 млн чамасы кулланучының Интернетка бәйле проблемалары белән барлыкка килгән.

«Зыян килү сәбәпле, интернет тизлеге кимергә һәм элемтә операторлары клиентлары өчен сервислар деградациясе булырга мөмкин», – дип хәбәр итә Роскомнадзор.

Шул ук вакытта, хәбәрдә кайсы операторларда проблемалар булуы әйтелми.

Урынга белгечләр килгән, авария-торгызу эшләре бара. Проблемалар Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатькә хәл ителер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot