news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Зөя» заказнигының барлык хезмәткәрләрен эштән җибәргәннәр

Алар эшчәнлекләренең нәтиҗәсе булмаганга, эштән куганнар.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»).«Зөя» дәүләт табигый комплекслы заказнигында эш нәтиҗәсе булмау сәбәпле, хезмәткәрләрне вазифаларыннан азат иткәннәр. Бу турыда Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков әйтте. Бу фикерен ул аеруча сакланыла торган территорияләрдә закон үтәлеше буенча ведомствоара киңәшмәдә белдерде.

«Урыннарда эшләргә анализ ясап, без заказниклар дирекциясендә күзәтү үткәрдек. Күзәтүдән чыгып, аеруча сакланыла торган территорияләрдә кадрлар мәсьәләсе хәл ителде. Без заказникларның ике директорын, Идел буе-Чулман тыюлыгы сак зонасының штат составын алыштырдык. Эш нәтиҗәләре булмау сәбәпле, «Зөя» заказнигының барлык хезмәткәрләре дә эштән азат ителде», – дип сөйләде Батков.

news_right_1
news_right_2
news_bot