ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Быел Татарстанның җәнлекләр дөньясына 3 миллионлык зыян килгән

19 сентябрь 2018, 14:16

Республиканың сунарчылык хуҗалыкларында 467 хокук бозу очрагы ачыкланган, штрафлар суммасы 600 мең сумнан артып киткән.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Быел Татарстанның хайваннар дөньясына 3 миллион сумлык зыян килгән. Бу хакта бүген республиканың хокук саклау һәм контроль органнарының ведомствоара киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков әйтте.

“Агымдагы елның 8 ае эчендә хайваннар дөньясына 3 миллион сумлык зыян килгән. Шуның 2 миллион 700 мең сумы кире кайтарылды”, - диде ведомство башлыгы.

Федор Батков быел сунарчылык хуҗалыклары эшчәнлегендә 467 хокук бозу очрагы ачыкланганын әйтте. Шулар буенча 680 мең сум штраф салынган.

“Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре агымдагы елның 8 ае эчендә җинаять җәзасы билгеләре булган 17 очрак ачыклады. Шулар буенча 11 җинаять эше ачылды”, - диде Ф. Батков.

Республикада кыргый җәнлекләр катнашында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Мондый аварияләр санын киметү өчен трассаларда 153 кисәтүче юл билгесе һәм 5 чакырым койма куелганын, диде Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10