Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка төгәлләнгән
Марат Әхмәтов сүзләренчә, тулаем алганда, язгы чәчү кампаниясе республикада оешкан төстә үтә.
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка башкарылган. 1,72 млн гектарда сөрүлек җирләре чәчелгән, шуның – 1 млн гектарында бөртеклеләр һәм 73 мең гектарында шикәр чөгендере утыртылган. Соңгы мәгълүматларны Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында муниципаль берләшмәләр катнашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, кукуруз чәчү төгәлләнеп килә. 250 мең гектар мәйданның 40 меңендә генә чәчү эшләре башкарасы калган. Кукурузга Яшел Үзәндә (17 процент), Аксубайда, Әлкидә (12шәр процент), Кукмарада, Сабада һәм Мамадыш районнарында (11әр процент) зур мәйдан бирелгән.
“Сыйфатлы бөртек һәм туклыклы силос алу өчен, үсемлекне тәрбияләү, чүпләрдән арындыру, тукландыру кебек эшләрне онытмаска кирәк. Кукурузга шулай ук цинк, бакыр, бор микроэлементлары яхшы тәэсир итә”, - дип мөрәҗәгать итә Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры май бирүче культураларның яхшы чәчелүен билгеләп үтә. Бүгенге көндә 140 мең гектарда көнбагыш (планның 96 проценты) һәм 64 мең гектарда рапс (69 процент) чәчелгән. Моннан тыш, атна ахырына бәрәңге һәм яшелчәләр утырту төгәлләнә.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, язгы чәчү кампаниясе республикада оешкан төстә үтә. Салкынча һава торышы туфракта дымны максималь саклап, чәчү эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз