news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы чәчү 28 көндә төгәлләнгән

“Тәүлегенә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре башкарган вакытлар да булды”, диде авыл хуҗалыгы министры.

Татарстанда язгы чәчү 28 көндә төгәлләнгән
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары язгы чәчү эшләрен 28 көндә тәмамлаган. Бу хакта бүген Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Язгы чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Башка елларга караганда, кыр эшләренә соңрак керешсәк тә, күпьеллык уртача күрсәткечләр срогына сыешып, кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыктык. Барлык эшләр 28 көнгә сузылды. Бер тәүлеккә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре барган вакытлар да булды”, – диде министр.

  • Кыр эшләрендә 11 мең трактор, 600 югары куәтле чәчү комплексы, 2,4 мең чәчкеч, 1,5 мең культиватор һәм тырмалау агрегаты катнашкан.

“2 млн 800 мең гектар мәйданда бөртекле, техник, азык культуралары чәчелде. Барлык мәйданның 1,5 млн гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 330 мең гектарын техник, 920 мең гектарын азык культуралары алып тора. 7,9 мең гектар мәйданга бәрәңге һәм яшелчә чәчтек”, – диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, язгы кыр эшләренә 11 млрд сумнан артыграк ташламалы кредит акчасы тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100