news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә

Көндез 25...30 градус, төнлә 12...17 градус җылы була.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 14 июльдә, республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр һәм яшен көтелә, дип кисәтә.

Эссе җәй үз позицияләрен бирми: көндез 25 ...30 градус, төнлә 12...17 градус җылы була.

Су коену урыннарына барганда исегездә тотыгыз, «Татар-информ» республикада коену өчен биш пляжның ябык булуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot