news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт шәһәр пляжында һәм Казанның дүрт пляжында су коенырга ярамый

Җәен Татарстанда 23 пляжны эшләтү планлаштырыла.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы дүрт пляж һәм Әлмәт шәһәр пляжы суы санитар нормаларга туры килми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Суның канәгатьләнмәслек нәтиҗәләрен без санитар-химик күрсәткечләр буенча алдык — бу Зур Аккош күле пляжы. Микробиологик күрсәткечләр буенча — Зур Аккош күле пляжлары, „Түбән заречье“, „Локомотив“, „Комсомольский“ һәм Әлмәт шәһәрендәге шәһәр пляжлары», — диде спикер.

Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, җәен Татарстанда 23 пляжны куллану планлаштырыла. Әмма су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен иминлек шартларына туры килү турындагы санитар-эпидемиологик бәяләмә булган урыннарда гына ял итәргә була. Мондый пляжлар республикада алты.

Шул ук вакытта су пробалары анализлары канәгатьләнмәслек хәлдә булган очракта, анда коенырга киңәш итмиләр. Аерым алганда, Әлмәт пляжы нәтиҗә алды, әмма анда су микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми.

Шулай ук Роспотребнадзор Татарстан сулыкларын холера кузгата торган микроблар булу-булмавын тикшерә башлады. Белгечләр 300 проба алган, аларда холера вибрионы табылмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100