news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь галимнәргә дәүләт грантлары һәм премияләре тапшыруга бәйге игълан ителде

Татарстан Фәннәр академиясе Президиумының премияләр һәм грантлар тапшыру комитеты 35 яшькәчә галимнәрдән гаризаларны 20 февральгә кадәр кабул итәчәк.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Фәннәр академиясе Президиумы карамагындагы премияләр һәм грантлар тапшыру комитеты республианың яшь галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, 2017 ел өчен Татарстанның грантлар һәм премияләр бәйгесен игълан итте.

Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, грантлар алуга бәйге егерме фәнни юнәлеш буенча узачак. Алар арасында – экология, табигать байлыкларын чыгару һәм эшкәртү, фәнни казанышларга таянган машина төзелеше, наноиндустрия, мәгълүмати-коммуникацион системалар, энергетика, төзелеш, медицина, мәгариф, биотехнологияләр, игенчелек, икътисад һәм идарә, татар халкы һәм Татарстан халыклары тарихы, археология һәм этнография, ислам белеме, тел, әдәбият, Татарстан халыклары сәнгате, фольклористика кебек юнәлешләр бар.

Премияләр өчен исә бәйге физика, математика, төзелеш, нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, энергетика, исәпләү техникасы, медицина, биология, социаль һәм юридик фәннәр, Татарстан икътисады, Татарстан халыклары теле һәм әдәбияты, тарих һәм археология кебек унике фәнни өлкәне колачлый.

Бу бәйгеләрдә 35 яшькәчә галимнәр яки 5 кешедән дә артмаган яшь галимнәр коллективы катнаша ала. Грант алырга дәгъва итүчеләрдән фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр, яңа җиһазлар, методикалар, фәнни-техник продукцияләр турында материаллар кабул ителә. Ә премия алу өчен төрле өлкәдә фәнни белемнәрне күтәрүгә өлеш керткән фәнни эшләр тәкъдим итәргә кирәк. Алар тикшеренү нәтиҗәләре буларак басылып чыккан булырга тиеш. Шулай ук аларның моңа кадәр Татарстанда, Россиядә башка төрле дәүләт премияләре белән билгеләнмәве мәҗбүри.

Болардан тыш, әлеге грантлар һәм премияләр бәйгесенә татар телендә проектлар тормышка ашыруга, Башкортстанның яшь галимнәре белән уртак проектлар гамәлгә куюга да гаризалар бирергә мөмкин.

Бөтен гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100