news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ярты ел эчендә коронавирус очракларының минималь саны ачыкланды

Татарстанда агымдагы елның 13 гыйнварыннан башлап коронавирусның минималь саны теркәлде. Узган тәүлектә 108 очрак ачыкланган (анна алда 110 очрак булган иде). Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Хастаханәгә салу таләп ителгән пациентлар саны да кимегән: аннан алда 38 кешене хастаханәгә салсалар, соңгы тәүлектә 27 кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 150 755 очрагы ачыкланган. Татарстанда яшәүче 146 049 кеше дәваланып беткән, узган тәүлектә 74 пациент терелгән.

Бер көн эчендә республикада ковидтан вафат булучылар теркәлмәгән. Шулай итеп, республикада коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 1995кә җитте.

Росстат мәгълүматларына караганда, теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасындагы аерма Россиянең күпчелек субъектларында күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot