news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда битлек кию режимы бетерелә

Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек кию режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Оператив штаб җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктату турында карар кабул итте», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә», - дип ачыклык кертте Галимова.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту темпы 3,5тән 0,08 процентка кадәр кимеде һәм бу бик яхшы күрсәткеч», —дип билгеләп үтте бу уңайдан Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

«Хастаханәдән тыш пневмонияләр буенча авырулар саны ковидка кадәрге чорга кайтты», - дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе коронавируска тест үткәрү күрсәткече норматив күрсәткечтән артып китә һәм 100 мең кешегә 210 тест тәшкил итә, ә «уңай нәтиҗәле затлар саны нибары 0,6 процент», - дип өстәде.

«Шуңа күрә әлеге факторлар җыелмасы безгә Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри битлек режимын үзгәртергә түгел, ә бөтенләй гамәлдән чыгару карарын кабул итәргә мөмкинлек бирде», - дип йомгаклады Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100