Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, яшен һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген, 17 августта, Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, ә температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, яңгырлар фаразлана. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан көтелә.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге урыны-урыны белән (әмма Казанда түгел) секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң, көндез Татарстан буенча һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +17..+19).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада яңа атна башлану белән температура фонының акрынлап күтәрелүе көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз