Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы урнаша
Төньяк циклонның тылдагы өлеше йогынтысы аркасында Татарстанда бу атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Гәрчә төбәк территориясендә температура фоны бүген үк түбәнәйсә дә, «циклонның бу өлешендә хакимлек итүче төньяк-көнбатыш һава агымнары салкын һаваның алга таба ныграк үтеп керүенә китерәчәк», - дип белдерде синоптиклар.
Иртәгә, 14 августта, төнлә урыны белән, ә көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Көндез җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. һава температурасы төнлә +6..+11 градус, ә көндез +12..+17 градус тәшкил итәчәк.
Җомга һәм шимбә, 15 һәм 16 августта, республикада аномаль салкын һава торышы саклана - ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура нормадан 8-9 градуска түбән булачак. Урыны белән яңгыр ява. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +10..+16 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 августта, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява, әмма температура фоннары акрынлап күтәрелә башлый. Киләсе атнаның беренче көнендә һава көндез +14..+19 градуска, ә икенче көнне +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз