Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда янгында кешеләр һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү башлады
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Прокуратура Татарстанда янгында кешеләр үлеменнән соң тикшерү башлады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Элегрәк «Татар-информ» Алексеевскида шәхси йорт януын хәбәр иткән иде. Янгында өч кеше һәлак булган, 16 яшьлек яшүсмер янган өйдән чыга алган. Ул хәбәр иткәнчә, йоклар алдыннан барысы да спиртлы эчемлекләр эчкән.
Янгын булган урынга район прокуроры Павел Абрамов килде. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Эшне тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз