news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган

Янгыннан 16 яшьлек яшүсмер коткарылды.

Татарстанда янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районында янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

101нче янгын сагы номерына төнге беренче яртында шалтырату килгән - шаһитлар Горький урамындагы шәхси йорт януын хәбәр иттеләр. 

Янгын сүндерүчеләр дүрт минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытка йорт тулысынча ут белән капланган була. 1.12 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Газ-төтен саклау хезмәте янган бүлмәләрне тикшергәндә, өч кешенең мәетен таба. Аларның икесе тәрәзә янында булган. Алар янган бинадан чыгып китәргә өлгермәгән.

16 яшьлек яшүсмер янгыннан котыла алган. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, ул исерек булган.

32 һәм 73 яшьлек хатын-кызлар һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100