news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстанда ял көннәрендә һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда алдагы ял көннәрендә аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә.

Республикада әбиләр чуагының дәвам итүенә Россиянең Европа территориясенең зур өлешендә урнашкан циклон ярдәм итә, дип искәртә синоптиклар.

Җомга, шимбә һәм якшәмбедә, 22, 23 һәм 24 сентябрьдә, антициклон температура фонының климатик нормадан 7-9 градуска артып китүен тәэмин итәчәк. Төбәктә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, бары тик 22 сентябрьгә каршы төндә генә урыны белән (Казанда түгел) бераз яңгыр явуы ихтимал.

22 һәм 23 сентябрьдә төнлә һава температурасы +7..+14, ә 24 сентябрьдә +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә, «рекордлы күрсәткечләргә» якынаеп, +21..+27 градуска җитәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 25 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы саклана. Көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 26 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Шул ук вакытта, температура фоны (көндез +19..+24 градуска кадәр) бераз түбәнәячәк.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев элегрәк Татарстанда әбиләр чуагы кайчанга кадәр дәвам итәчәге хакында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100