news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метеорологы Татарстанда әбиләр чуагының тоткарлануы турында сөйләде

Казан метеорологы Татарстанда әбиләр чуагының тоткарлануы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Татарстанда әбиләр чуагы һәм аномаль җылылык ким дигәндә бу атна ахырына кадәр тоткарланачак. Ял көннәрендә Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +24..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Казанга әбиләр чуагы килде. Хәзер безнең шәһәрдә норма буенча уртача тәүлеклек температура +11 градус, ә атна ахырына +9 градус тәшкил итәргә тиеш. Ә ул уртача күпьеллык нормадан 5-6 градуска югарырак. Һава температурасы җәйге, явым-төшем көтелми», – дип сөйләде ул.

Метеоролог билгеләп үткәнчә, сишәмбе, 19 сентябрьдә, шәһәрдә бераз салкынайта. Көндез +17 градуска кадәр җылытачак. Ләкин һава торышының мондый алмашынуы кыска вакытлы булачак.

«Мәскәү ягыннан безгә салкын фронт килә, ләкин бу кыска вакытлы күренеш кенә, ә алга таба һава температурасы яңадан күтәрелү фаразлана. Атна ахырына көндез Казанда һава температурасы +25 градуска кадәр булырга мөмкин», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, ял көннәрендә шәһәрдә июнь башына туры килә торган җәйге температура күзәтеләчәк. Ул бу көздә Татарстанда әбиләр чуагы күпме дәвам итәчәген аныкламады.

«Бу атна җылы, температура алдагы декадага нормадан 4 градуска югарырак булачак. Әмма киләсе атнада циклон килсә, һава торышы бозылырга мөмкин», – диде Переведенцев.

Әбиләр чуагы - көзнең беренче яртысында коры, кояшлы һәм җылы һава торышы. Аның озынлыгы төрле елларда төрлечә була - бер-ике көннән алып бер-ике атнага кадәр. Әмма Татарстан башкаласында әбиләр чуагы булмаган елларда да булды.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, чәршәмбе, 20 сентябрьдә, республикада урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау көтелә, көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр була.

Пәнҗешәмбе, 21 сентябрьдә, төнлә төбәкнең күпчелек территориясендә +7..+12 градус көтелә; көнчыгыш районнарда +2..+7 градуска кадәр түбәнәя, шулай ук урыны белән һавада һәм туфракта кырау булырга мөмкин. Көндез +20..+25 градуска кадәр җылы фаразлана.

Татарстан Гидрометеоүзәкнең якынча фаразына караганда, җомга һәм шимбә, 22 һәм 23 сентябрьдә, Татарстанда көндез +20..+25 градус җылы сакланачак. Бу чорда явым-төшем ихтималы элеккечә аз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100