news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала лагерьларда ял иткән

Мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала лагерьларда ял иткән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала мәктәп яны лагерьларында ял иткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Кышкы каникулларда балалар сәламәтләндерү лагерьларының эше тәмамланды. Барлыгы 13 мең бала мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ял итте», — дип билгеләп үтте ул.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре балалар ял итү урыннарында тикшерүләр үткәргән, хокук бозулар ачыкланмаган, лагерьларда яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары теркәлмәгән.

«Татар-информ» Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар артуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100